История больницы
История больницы:
История развития здравоохранения Новошешминского района РТ уходит в дореволюционный период конца XIX века. По архивным данным медицинская помощь населению района оказывалась тогда в деревянном здании, совмещенном с аптекой. Позже в слободе Петропавловская открылась районная больница на 15 коек с амбулаторией. С 1920 года стали открываться врачебные амбулатории и ФАП в селах и населенных пунктах района. В село Новошешминск больница была переведена в 1962 году, а в 1991 году разместилась во вновь построенном здании.
Сегодня Новошешминская ЦРБ представляет собой многопрофильное лечебное
учреждение, современный центр медицинской помощи района, в состав которого
входит стационар на 63 койки круглосуточного и 17 коек дневного пребывания
больных, поликлиническое отделение на 200 посещений в смену, Зиреклинская участковая больница, 23 ФАП. В структуру ЦРБ входит отделение скорой медицинской помощи района.
ГАУЗ «Новошешминская ЦРБ» оказывает населению района плановую и
экстренную медицинскую помощь, в том числе и при чрезвычайных ситуациях. Ведет
профилактическую, диагностическую, лечебную деятельность. Основные задачи
лечебно-профилактических учреждений района - профилактика и раннее выявление
сердечно - сосудистых, онкологических заболеваний, снижение смертности от них,
недопущение младенческой и материнской смертности, мертворождаемости.
В поликлинике ЦРБ ведут прием врачи всех основных специальностей, предварительная запись к которым, внедренная в ЦРБ в 2011 году, значительно улучшила доступность амбулаторно-поликлинической помощи для населения.
Успешно выполняются все направления национального проекта «Здоровье». На
средства родовых сертификатов закупаются дорогостоящие медикаменты для
родильного отделения, выплачивается дополнительная зарплата медицинским
работникам. Проводится обследование граждан с целью выявления ВИЧ-инфицированных и инфицированных гепатитом С. Реализована программа «Вакцинопрофилактика». Проводится дополнительная диспансеризация работающего населения, обследование новорожденных детей на наследственные заболевания. С 2011 года успешно реализуется программа «Модернизация», В рамках которой капитально отремонтировано приемно-диагностическое отделение, 3 ФАПа заменены на модульные, отремонтирована Зиреклинская участковая больница, 16 ФАПов из 23.
Работа ЦРБ в системе обязательного медицинского страхования, которое предполагает четкое выполнение всех плановых объемов, значительно улучшила лекарственное обеспечение стационара. План койко-дней стационаров и посещения поликлиники выполняются на 100%.
Благодаря активной работе врачей общей практики на своих участках по доступности медицинской помощи больным, значительно увеличилось количество выездов в населенные пункты, улучшилась преемственность между ФАП и врачами общей практики.
Уделяя большое внимание профилактике онкологических, сердечно - сосудистых заболеваний, медицинскими работниками ЦРБ разработана программа по раннему выявлению этих заболеваний, проект которой был представлен на Республиканском
конкурсе «Врач года» в 2009 году и стал победителем в своей номинации с вручением главного приза - автомобиля «Фиат». В 2011-2012 годах ЦРБ выиграла грант конкурса социально-культурных проектов ОАО «Лукойл» на общую сумму 260 тыс. руб. на средства которого организована палата для инвалидов и будет организован кабинет для реабилитации детей инвалидов.
палаты для инвалидов «Гавань милосердия» и выиграла Грант на сумму 231 000 рублей.
Коллектив ЦРБ - 239 человек. Среди них 23 высококвалифицированных доктора, 119 специалистов среднего медицинского персонала, 83 младшего и прочего персонала. Здесь помнят специалистов, снискавших любовь и уважение коллег и пациентов, врача И.В. Изюмова, работавшего еще в XIX веке; фельдшеров и акушерок: Д.С. Кожемякова, М.К. Гоголева, О.М. Гоголеву, О.П. Семенову, К.М. Маркову, B.C. Никитина, Н.Г. Ерохина, Н.Ф. Изюмову; главного врача И.Н. Дзугаеву.
Хастаханә тарихы
ТР Яңа Чишмә районының сәламәтлек саклау үсеше тарихы XIX гасыр азагының революциягә кадәрге чорыннан башлана. Архив белешмәләре буенча район халкына медицина ярдәме ул вакытта даруханә белән берләштерелгән агач бинада күрсәтелә. Соңрак Петропавловка бистәсендә амбулатория белән 15 койкага исәпләнгән район хастаханәсе ачыла. 1920 елдан башлап район авылларында һәм торак пунктларында табиб амбулаторияләре һәм ФАПлар ачыла башлый. Яңа Чишмә авылына хастаханә 1962 елда күчерелә, ә 1991 елда яңа төзелгән бинага урнаша.
Бүген Яңа Чишмә РҮХ - составына авырулар өчен 63 койкага исәпләнгән тәүлек буе эшли торган һәм 17 койкага исәпләнгән көндезге стационар, тәүлегенә 200 авыручыны кабул итүче поликлиника, Зирекле участок хастаханәсе, 23 ФАП кергән күппрофильле дәвалау учреждениесе, медицина ярдәменең заманча үзәге. РҮХ структурасына районның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлеге дә керә.
«Яңа Чишмә РҮХ» ДАССУсе район халкына планлы һәм ашыгыч медицина ярдәме, шул исәптән гадәттән тыш хәлләр вакытында да ярдәм күрсәтә. Профилактика, диагностика, дәвалау эшчәнлеге башкара. Районның дәвалау-профилактика учреждениеләренең төп бурычлары - йөрәк-кан тамырлары, онкологик авыруларны алдан ачыклау һәм профилактикалау, алардан үлүчеләр санын киметү, сабыйлык һәм аналык үлемен булдырмау, балаларның үле тууларына юл куймау.
РҮХ сырхауханәсендә авыруларны барлык төп белгечлекләр буенча табиблар кабул итә, РҮХнә 2011 елда кертелгән белгечләргә алдан язылу мөмкинлеге халык өчен амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәтүне шактый яхшыртты.
«Сәламәтлек» милли проектының барлык юнәлешләре дә уңышлы үтәлә. Бала тудыру сертификатларыннан кергән акчалар бала тудыру бүлеге өчен кыйммәтле медикаментлар сатып алуга, медицина хезмәткәрләренә өстәмә хезмәт хакы түләүгә тотыла. ВИЧ-инфекцияле һәм С гепатиты йоктырган кешеләрне ачыклау максатыннан тикшерүләр үткәрелә. «Вакцинопрофилактика» программасы тормышка ашырылды. Эшләүче халыкны өстәмә диспансеризацияләү, яңа туган балаларны нәселдән килгән авыруларга тикшерүләр үткәрелә. 2011 елдан башлап «Модернизация» программасы уңышлы тормышка ашырыла, аның кысаларында кабул итү-диагностика бүлеге капиталь ремонтланды, 10 ФАП модульләргә алыштырылды, Зирекле участок хастаханәсе ремонтланды.
РҮХнең барлык план күләмнәренең төгәл үтәлешен күздә тоткан мәҗбүри медицина иминияте системасында эшләве стационарларны дарулар белән тәэмин итүне шактый яхшыртты. Стационарларның койка-көннәре һәм поликлиниканың кабул итү планы 100% ка үтәлә.
Гомуми практика табибларының үз участокларында авыруларга медицина ярдәме күрсәтү буенча актив эше нәтиҗәсендә торак пунктларга чыгу саны сизелерлек артты, ФАП һәм гомуми практика табиблары арасында дәвамчанлык яхшырды.
Онкологик, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауга зур игътибар биреп, РҮХнең медицина хезмәткәрләре тарафыннан әлеге авыруларны иртә ачыклау программасы эшләнде, аның проекты 2009 елда Республика «Ел табибы» конкурсына тәкъдим ителде, үз номинациясендә җиңү яулап, төп приз - «Фиат» автомобиленә лаек булды. 2011-2012 елларда РҮХ «Лукойл» ААҖнең социаль-мәдәни проектлары конкурсында 260 мең сумлык грант отты, ул акчалар инвалидлар палатасы һәм инвалид балаларны ребилитацияләү кабинеты булдыруга тотылды. Шулай ук «Мәрхәмәтлек гаване» проектында катнашып, 231 000 сумлык Грант отты.
РҮХ коллективында 239 кеше эшли. Алар арасында 23 югары квалификацияле табиб, 119 урта медицина персоналы белгечләре, 83 кече һәм башка персонал бар. Монда хезмәттәшләренең һәм пациентларының мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулаган, XIX гасырда ук эшләгән табиб И.В. Изюмовны, фельдшерлар һәм акушерлар Д.С. Кожемяковны, М.К.Гоголевны, О. М. Гоголеваны, О.П.Семенованы, К.М.Маркованы, В.С.Никитинаны, Н.Г.Ерохинны, Н.Ф.Изюмовны, баш табиб И.Н.Дзугаеваны әле дә хәтерлиләр.