Версия сайта на татарском языке
Для перевода на татарский язык перейдите по ссылке :
https://translate.yandex.ru/translate?url=https%3A%2F%2Fzdrav.tatar.ru%2F6617%2Fabout&lang=ru-tt
____________________________________________________________________________________
Хастаханә турында мәгълүмат
Тулы атамасы:
«Казан шәһәренең 10 нче номерлы балалар шифаханәсе» дәүләт автономияле
сәламәтлек саклау учреждениесе
Кыскача атамасы:
ДҮССУ «ШБШ №10»
Сайт:
https://zdrav.tatar.ru/6617/about
Электрон почта:
dgp10.kzn@ tatar.ru
Кабул итү бүлмәсе телефоны:
+7(843)268-41-45
Регистратураның бердәм номеры : +7(843) 528-28-08
Шифаханәгә характеристика:
«Казан шәһәренең 10 нче номерлы балалар шифаханәсе» ДҮССУ Идел буе
районының өлешендә яшәүче 18 яшькә кадәрле булган балаларга медицина ярдәме күрсәтә.
Баш табибның гражданнарны кабул итү вакыты:
сишәмбе 14.00-16.00
пәнҗешәмбе 14.00-15.00
«Казан шәһәренең 10 нче номерлы балалар шифаханәсе» ДҮССУ 3 бинага
урнашкан.
Төп бина - Казан шәһәре, Җину Проспекты, 56 нчы йортта:
- 2 педиатрия бүлеге, шул исәптән сәламәт бала кабинеты;
- кичектергесез ярдәм кабинеты;
- махсус ярдәм күрсәтү бүлеге: шәһәр белгече невропатолог;
- клиника-диагностика һәм биохимия лабораториясе;
- процедура прививка кабинеты;
- физиотерапия дәвалау кабинеты;
- массаж кабинеты;
- рентгенология кабинеты;
1нче филиал бинасы – Казан шәһәре, Юлиус Фучик урамы, 4 нче йортта
- белем бирү учреждениеләрендә балаларга һәм яшүсмерләргә медицина
ярдәме оештыруның 2 бүлеге;
- махсус ярдәм күрсәтү бүлеге: балалар хирургы, отоларинголог,
ортопед, аллерголог, балалар гинекологы, офтальмолог,логопед, нефролог, медицина психологы, гастроэнтеролог, балалар уролог-андрологы; шул исәптән шәһәр белгечләре: невропатолог кабул итә;
- дәвалау физкультурасы кабинеты;
- ультратавыш диагностикасы кабинеты;
-функциональ диагностикасы кабинеты;
- эндоскопия кабинеты;
2 нче филиал бинасы - Казан шәһәре, Сыртлан урамы, 21 нче йортта
- 2 педиатрия бүлеге;
- кичектергесез ярдәм кабинеты;
- махсус ярдәм күрсәтү бүлеге: инфекционист;
- клиника-диагностика һәм биохимия лабораториясе;
- процедура прививка кабинеты;
Казан шәһәре, Юлиус Фучик урамы, 72 нче йорт:
- махсуслаштырылган сөт ризыклары һәм катнашмалары тарату пункты.
Казан шәһәре, Салмач поселыгы, Сәйдәш урамы, 40 нчы йорт:
Педиатр офисы - балалар өчен педиатрия участогы.
Шифаханә штатында 96 табиб һәм 103 шәфкать туташы. Барлык медицина
белгечләре дә сертификацияләнгән.
«Гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре
программасы» нигезендә табибка кадәр беренчел ярдәм итү һәм табибның
беренчел медицина-санитария ярдәме территория-участок принцибы буенча
оештырыла.
Табиб-белгеч һәм участоктагы табиб-педиатрларның кабул итүе Татарстан
Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгының 2014 нче ел 26 нчы
маендагы 901 нче номерлы боерыгы нигезендә алдан электрон язылу буенча
алып барыла.
Табибка:
• Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы
www.uslugi.tatarstan.ru аша,
• сәламәтлек саклау учреждениеләрендә урнашкан электрон язылу
инфоматлары ярдәмендә,
• дәүләт учреждениеләрендә, сәүдә комплексларында урнашкан
«Электрон Татарстан» инфоматлары һ.б. ярдәмендә,
• шифаханә регистратурасы телефоннары буенча,
• шәхсән шифаханәгә мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.
Участоктагы табиб-педиатрларда һәм табиб-белгечләрдә гомумклиник һәм
биохимик анализларга язылырга, тикшеренү өчен талон алырга мөмкин.
Әгәр баланың хәрәкәт итү функцияләре чикле булса, шифахәнәнең “Фильтр”дагы кресло-колясканы кулланырга мөмкин.
Адрес:
420110, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Идел буе районы. Җиңү Проспекты, 56 нчы йорт.
Юл йөрү схемасы:
Төп бинага (Казан шәһәре, Җиңү Проспекты, 56 нчы йорт):
- 5, 18, 30, 31, 68, 77, 90 нчы автобуслар белән «Җиңү Проспекты»
тукталышына кадәр;
5, 9, 12 нче троллейбуслар белән «Җиңү Проспекты» тукталышына кадәр.
10 нчы номерлы балалар шифаханәсе Җиңү Проспекты метро станциясе белән янәшә урнашкан.
1 нче филиалга (Казан шәһәре, Ю.Фучик урамы, 4 нче йорт)
- 33, 45, 74 нче автобуслар белән Ю. Фучик тукталышына кадәр.
- 5 нче трамвай белән Ю. Фучик тукталышына кадәр.
2 нче филиалга (Казан шәһәре, Сыртлан урамы, 21 нче йорт)
- 68 нче автобуслар белән Сыртлан тукталышына кадәр.
- 5 нче трамвай белән Ю. Фучик тукталышына кадәр.
10 нчы балалар шәhәр сырхауханәсе (ДГП №10) сменага 750 кеше килү мөмкинлеге белән Казан шәhәре Идел буе районы өлешендәге 37 665 балага хезмәт күрсәтя. 33 участок бригадасы медицина хезмәте күрсәтә.
Мөстәкыйль юридик зат буларак ДГП №10, 1990 нчы елдан бирле эшли башлый, 2 нче балалар клиник хастаханәсен үзгәртеп корганнан соң. 2008 нче елны № 10 hәм № 12 балалар сырхауханәсе бер зур учреждениягә ДГП №10 тоташтырылды. Хәзерге вакытта ул, участок хезмәткәрләреннән тыш, кирәкле барлык профильләрнең тар белгечләреннән тыш, үз составында булган күп профилле дәвалау – профилактика учреждениясе. Ресурслары күп куллана торган процессларны оптималләштерү максаты белән биредә пациентларның медицина регистраторы hәм информаттагы маршрутизациясе белән регистратуры үзгәртелде, ике сменада кабинетлар эше оештырылды.
Капиталь төзәтүдән соң пациентлар көтү өчен уңайлы зоналар, баланы ашату өчен бүлмә, уен зонасы, якты иркен коляскалар урыны булдырылган. Тар белгечләрнең эш урынында заманча диагностика җиhазлары урнаштырылган: ЛОР-комбайн, риноскоп, автоматик рефректометр, күз эчендәге басымны үлчәү өчен бинокуляр офтальмология аппараты, кече яшьтяге балалар өчен автомат периметр RETCAM.
Функциональ, ультратавыш hәм рентгенодиагностика бүлекләре киң мөмкинлекләргә ия. Алар рентгенодиагностик санлы комплекс «РЕНЕКС-РЦ», УЗИ “Медисон» аппаратлары, Philips, ритмны бозуга бәйле булган йорәк-кан тамырлары системасы авыруларның диагностикалау өчен ЭКГ hәм АДның тәүлек – мониторинглау аппараты белән җиhазландырылган.
ФГДС кабинеты эшли, бу балалар hәм яшьүсмерләрдән ашказаны – эчәк тракты патологиясенең үсеше, ашказанының hәм уникенчеперстлы эчәк җәрәхәтләнгән авырыуның иртә үсеше белән бәйле рәвештә бик актуаль; 2014 нче елдан башлап тикшеренү бактерияне H.pylori билгеләү белән үткәрелә.
ДГП № 10 “Сакчыл сырхауханә” федераль проектында беренчел звено эшен яхшыртуга, пациентларның канәгатьлеген күтәрүгә юнәлдерелгән сынау проекты булып тора.
Бүгенге көндә ДГП № 10 265 хезмәткәр эшли, аларның 90 – табиб, 111 – шәфкать туташы. Табибларның 23 % квалификацияле категорияләргә ия, өч табиб – медицина фәннәре кандидаты, ике мактаулы исем РТ, 60 % шәфкать туташы квалификацияле категориягә ия.