Казан шәһәренең 4-нче балалар поликлиникасының үсеш тарихы
Казан шәһәренең Киров районы «Балалар консультациясе» 1920 елның сентябрендә Луговая урамы, 36-нчы йорт адресы буенча оештырыла. Беренче балалар консультациясе мөдире вазыйфасына табиб-терапевт Колесников билгеләнә.
1924 елда биредә табиб-педиатр эшли башлый. Консультациядә бары тик өч яшькә кадәр сәламәт балалар өчен хезмәт күрсәтелә. Авыру балалар Гладилов урамында урнашкан өлкәннәр поликлиникасы каршындагы балалар кабинетына җибәрелә.
Сәламәт балаларны кабул итү күп була, көненә балалар консультациясенә 60-70 кеше мөрәҗәгать итә. Консультация бинасында балалар эчке киемнәре күргәзмәсе, авыру баланы карау предметлары, уенчыклар күргәзмәсе оештырылган була, аналар һәм сабыйлар мәсьәләләре буенча плакатлар эленә. Консультация ишег алдында сөт кухнясы оештырыла, ул балалар өчен катнашмалар әзерли.
1930 елда балалар консультациясе Луговой урамыннан Гладилов урамы, 32-нче йорт адресына күчерелә һәм өлкәннәр поликлиникасы составына керә. Яшь пациентларны кабул итүне бер табиб алып бара, ул көненә 15-20 баланы карый. Вестибюльдә күргәзмә оештырылган була: биредә балалар өчен киемнәр, уенчыклар, тәрбия предметлары булган витрина урнаштырыла. Прививка ясату кабинеты булмый. Балалар консультациясе Җиләк бистәсе, Восстание бистәсе белән Ленин районы урамнарының бер өлешендә яшәүче сабыйларга медицина хезмәте күрсәтә.
Консультациянең административ эше өлкән поликлиниканың баш табибы тарафыннан башкарыла. Кабул итүөч яшькә кадәр сәламәт балалар өчен генә алып барыла, ә өч яшьтән өлкәнрәкләргә мәктәп амбулаториясендә хезмәт күрсәтелә. Барлык яшьтәге авыру балалар олылар поликлиникасының балалар кабинетында кабул ителә, ә кайбер очракта авыру балаларны медицина хезмәткәрләре өйгә килеп карыйлар. Әлеге вакытты өйдә балаларга медицина хезмәте күрсәтү өчен табиб-педиатр булмый.
1938 елда Балалар консультациясе өлкәннәр поликлиникасыннан аерыла һәм Борьба урамы, 4-нче йортадресына күчерелә. Консультациядә дүрттабиб-педиатр эшли. Медицина хезмәте күрсәтү районыдүрткишәрлеккә бүленә. Һәркишәрлектәбер участок табиб-педиатры һәм бер патронаж шәфкать туташы эшли. Биредә өч яшькә кадәрге сәламәт балалар кабул ителә. Моннан тыш кечкенә пациентларны кабул итүне тар белгечләр: дерматолог, окулист, фтизиатр алып бара.
1943 елда балалар консультациясе 4-нче балалар дәвалау-профилактика берләшмәсенә үзгәртелә. Табиблар төрле яшьтәге балаларны кабул итә башлый.
1947 елда 4-че балалар дәвалау-профилактика берләшмәсе туудан 16 яшькә кадәрге 8300 балага медицина хезмәте күрсәтә. Хезмәт күрсәтү районы биш кишәрлеккә бүленә. Барлыгы 14 табиб, 22 шәфкать туташы була. Шулай ук, биредә төрле специалистлар: окулист, дерматолог, стоматолог кабул итә. 1950 елның декабрендә 4-нче БДПБ 5-нче балалар хастаханәсе стационары белән берләшә һәм 4-нче балалар шәһәр поликлиникасы формалаша. Балалар саны һәм табиблар саны даими рәвештә артып тора.
1926 елда Адмиралтейство бистәсендә 2-нче балалар консультациясе оештырыла. Соңыннан ул 3-нче балалар хастаханәсе әйләнә. Әлеге хастаханә үзендә стационар һәм поликлиника бүлеген берләштерә. Бөек Ватан сугышы елларында хастаханә бинасында госпиталь эшли. Сугыш тәмамлангач, 3-нче номерлы балалар хастаханәсе хезмәткәрләре күп еллар Адмиралтейство бистәсендә яшәүче балаларга педиатрия ярдәмен күрсәтүне дәвам итә.
1975 елда 3-нче балалар хастаханәсе базасында профессор А.Ю.Ратнер җитәкчелегендә Табибларны камилләштерү өчен дәүләт институтында балалар неврологиясе кафедрасы барлыкка килә.1985 елда кафедра Галиев урамы, 4-нче йорт адресынакүченә. Хәзерге вакытта биредә 8-нче балалар хастаханәсе урнашкан.
1988 елда 3-нчебалалар хастаханәсе каршындаяңа поликлиника бинасытөзелә. Ул Большая урамы, 70-нче йорт адресы буенча урнаша. Стационар ябыла. 2000 елда хастаханәгә Юдино бистәсенең 19-нчы һәм Залесный бистәсенең 21-нче номерлы өлкәннәр поликлиникасының балалар бүлекләре кушыла.
Үзгәртеп кору нәтиҗәсендә 2003 елда 4-нче номерлы балалар шәһәр поликлиникасы һәм 3-нче балалар хастаханәсе 4-нче номерлы шәһәр балалар поликлиникасына берләшә. Хәзерге вакытта ул бөтен Киров районында яшәүче 30 мең балага медицина хезмәте күрсәтә.
2009 елда 4-нче балалар шәһәр поликлиникасының баш табибы итеп медицина фәннәре докторы, Татарстанның атказанган табибы Галеев Ниаз Элфак улы билгеләнә.
Галеев Н.Э. җитәкчелегендә 2013 елның февралендә яңа поликлиника бинасы сафка бастырыла. УлЛукницкий урамы, 4-нче йорт адресы буенча урнашкан.
Поликлиникада яңа кабинетлар һәм бүлекләр оештырыла:
· балалар һәм яшүсмерләргә медицина-психологик ярдәм күрсәтү бүлеге,
· консультация-диагностика бүлеге (аның составында 14 койкага исәпләнгән көндезге стационар һәм 5 койкалы стационар эшли),
· балаларга һәм яшүсмерләргә медицина ярдәме күрсәтү оешмасы бүлекчәсе (ул 18 мәктәпкә һәм 38 балалар учреждениесенә хезмәт күрсәтә),
· эндоскопия кабинеты,
· УЗИ-кабинеты.
2016 елда Юдино бистәсендә яңа төзелгән поликлиника филиалы ачыла. 2017 елда ике филиал бинасында: Залесный һәм Адмиралтейство бистәләрендә капиталь ремонт үткәрелә.
2018 елда 1-нче Салават Купере торак комплексында филиал ачыла. Ул Заречье проспекты, 28-нче йорт адресы буенча урнашкан.
Яңа ачылган бүлекләр һәм кабинетлар заманча дәвалау-диагностика кораллары белән җиһазландырылган. Балалар поликлиникасын планлы рәвештә яңадан җиһазландыру, матди-техник базаны ныгыту алып барыла. «Игелекле поликлиника» таләпләренә туры килә торган пациентлар һәм ата-аналар өчен шартлар тудырылган.
2022 елның апрелендә Салават Купере торак комплексында Наил Йосыпов, 3б йорты адресы буенча филиал ачу планлаштырыла.
Җитәкче турында кыскача биографик белешмә
Галеев Ниаз Элфак улы– Казан шәһәренең «4-нче балалар шәһәр поликлиникасы» ДАССУ баш табибы.
1993 елда Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлый.
Татарстан Республикасының атказанган табибы. «Сәламәтлек саклауны һәм иҗтимагый сәламәтлекне оештыру» белгечлеге буенча медицина фәннәре докторы.