• Все учреждения
  • Запись к врачу
  • Поиск врача
  • Министерство здравоохранения РТ
Главная→ Медицинские учреждения по Республике Татарстан→ Актанышский район→ Больницы→  Актанышская центральная районная больница

Актанышская центральная районная больница

Больница тарихы

ХХ гасыр башында Пучы авылында бер катлы земство хастаханәсе ачылган, 1914 елда - Такталачык авылында шуна охшашлы хастаханэ ачыла, 1914 ел ахырында Байсар авылында ике катлы хастаханәнең төп корпуслары файдалануга тапшырылган. Барлык бу өч дәвалау йорты да волость үзәкләрендә төзелгән, һәм безнең көннәрдә участок хастаханәләре булып хезмәт итә. 1936 елда Актанышта тау остендэ амбулатория ачыла. Аннан сон 1960 елда Актанышта больница тозелэ хэм беренче авыруларын кабул итэ башлый.Анын баш врачы итеп Салихова Моршидэ Хосэин кызы билгелэнэ.1974 елда яна бинада Актаныш үзәк хастаханәсе ачыла.

 

Баш табиблар:

Салихова Моршидэ Хосэин кызы 1960 – 1964 еллар

Хабибуллин Камбэр Хэмидулла улы  1964 – 1986 еллар

Галимов Илгиз Наил улы  1986 – 1993 еллар

Ситдиков Котдус Эхмэт улы  1993 – 2004 еллар

Хузиахметов Ренат Васыл улы  2004 – 2006 еллар 

Мифтахова Эльза Эдисон кызы  2006 – 2011 еллар 

Хаев Айдар Рафгат улы  2011 -  2014 еллар 

Бикмохамэтов Айрат Фидаил улы   2014 – 2017еллар

Хаев Айдар Рафгат улы  2017 елдан хэзерге вакытка кадэр

 

ТАССРның хөрмәтле табиблары (Татарстан Республикасы), Россия Федерациясе:
     Исламова Минзифа Гаяз Кызы . 1939 елда туган, КГМИ ны тәмамлагач Актаныш районының Татар-Суыксу участок хастаханәсенә баш табиб итеп җибәрелә, анда ул үз участогында күп профильле табиб ярдәме күрсәтә. «РСФСРның Атказанган табибы» мактаулы исеме 1978 елда бирелә. "Почет Билгесе" ордены белән бүләкләнгән.
    Хәбибуллин Камбәр Хәмидулла Улы. 1930 елда туган . КГМИны тәмамлаганнан соң, 1964 елдан башлап, Актаныш үзәк хастаханәсенең баш табибы булып егерме елдан артык эшли. «Татарстан АССРның атказанган табибы» дигән мактаулы исем 1981 елда бирелә.
    Шакиров Марсель Әхәт улы (1937-1995) КГМИны тәмамлаганнан соң 1962 елда Актаныш районының Пучы участок хастаханәсенә стоматолог итеп җибәрелә. 1969 елда Борисовка участок хастаханәсе баш табибы итеп билгеләнә. «РСФСРның Атказанган табибы» мактаулы исеме 1985 елда бирелә. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
    Ситдиков Котдус Әхмәт улы 1952 елның 11 августында туа, 1976 елда, КГМУны тәмамлаганнан соң, Актаныш үзәк хастаханәсенә табиб-хирург итеп эшкә җибәрелә.
1977-1993 елларда  хирургия бүлеге мөдире. 1979-1982 елларда дәвалау бүлеге буенча баш табиб урынбасары вазыйфаларын башкара.
1993 елдан башлап үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнә. 2002 елда  
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде.
Сәламәтлек саклау отличнигы.
 
     Галиев Эркин Гомәр улы
1949 елның 24 ноябрендә туа. 1998 елда "терапия" белгечлеге буенча КГМИ ны тәмамлаган.
1976 елдан башлап район үзәк хастаханәсендә терапевт, терапия бүлеге мөдире булып эшли. Халык сәламәтлеген саклау эшендә намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгы мактау грамотасы белән бүләкләнгән , 1995 елда «сәламәтлек саклау отличнигы»билгесе белән бүләкләнгән. 2000 елда «Татарстан Республикасының
Атказанган табибы»дигән мактаулы исем бирелә.
 
     Усманов Валерий Асылгәрәй улы .
1955 елның 3 февралендә ТР Актаныш районы Мари-Суыксу авылында туган.
1978 елда КГМИ ны тәмамлый. 1979 елдан Актаныш үзәк хастаханәсенең табиб-хирургы булып эшли.
2005 елда «Татарстан Республикасының Атказанган табибы»дигән мактаулы исем бирелде.
 
   Минхузин Ленар Саубан улы .
1954 елның 23 октябрендә ТР Әгерҗе районы Шаршады авылында туган.
1979-1981 елларда Актаныш үзәк хастаханәсенең табиб-хирургы булып эшли.
1981-2003 елларда Такталачык участок хастаханәсе баш табибы булып эшли.

2003 елдан башлап хәзерге вакытта Такталачык табиблык амбулаториясе мөдире булып эшли.
2007 елда «Татарстан Республикасының Атказанган табибы»дигән мактаулы исем бирелде.
 
   Хаев Айдар Рәфкать улы.
1968 елның 28 сентябрендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Югары Сон авылында туган.
Белеме: Казан дәүләт медицина институты, 1995 ел, белгечлеге-педиатрия.

07.08.1995-30.06.1996-ТР Яр Чаллы шәһәренең балалар күп профильле хастаханәсендә табиб-интерн.
01.07.1996-17.04.2000 г. ТР Яр Чаллы шәһәренең 4нче күппрофильле шәһәр балалар хастаханәсенең табиб –хирургы.
19.04.2000-31.12.2010 - ТР Алабуга шәһәре « Алабуга үзәк район хастаханәсенең»  хирургия бүлегенең табиб-хирургы.
01.01.2011-21.07.2011-ультратавыш диагностикасы табибы, балалар хирургы белән бергә ТР Яр Чаллы шәһәренең
«Перинаталь үзәкле Кама аръягы балалар хастаханәсе» педиатрия ярдәме буенча баш белгеч.

20.07.2011-01.04.2014 - Актаныш үзәк хастаханәсенең баш табибы, ультратавыш диагностикасы табибы.
19.05.2014-16.01.2015 г.ТР Яр Чаллы шәһәренең « 3нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсенең»  баш табибы, ультратавыш диагностикасы табибы, балалар хирургы.
18.01.2015-08.08.2017 Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты Җитәкчесе. 09.08.2017-хәзерге вакытта Актаныш үзәк хастаханәсенең баш табибы.
2021 елда « Татарстан Республикасының Атказанган табибы»дигән мактаулы исем бирелә.
 
 
    Могтазиров Рөстәм Азат Улы.
1961 елның 29 ноябрендә Татарстан АССРның Актаныш районы Актаныш авылында туган.
Белеме: Казан дәүләт медицина институты, 1986 ел белгечлеге-санитария, гигиена һәм эпидемиология.
08.1986-07.1988 -Кама Тамагы районы санэпидемстанциясенең табиб-эпидемиологы.
07.1988-04.1990-Кама Тамагы үзәк хастаханәсенең ОМР буенча баш табиб урынбасары.
04.1990-01.1993-табиб-терапевт, Актаныш үзәк район хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары .
02.1993-12.2005 - « Актаныш үзәк район хастаханәсенең »  халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары, терапия бүлеге табиб-терапевты.
01.2006-хәзерге көнгә кадәр халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары, поликлиниканың гомуми практика табибы, терапевт-табиб.
2021 елда « Татарстан Республикасының Атказанган табибы»дигән мактаулы исем бирелә.

  • ТакЗдорово! МИНЗДРАВ УТВЕРЖДАЕТ
  • Новости
  • Лицензий
  • Вакцинация против КОВИД
  • Поликлиника
  • Татарско-Суксинская врачебная амболотория
  • Электронная запись
  • Стационар
  • Приемно-диагностическое отделение
  • Персонал
  • Платные услуги
  • Реквизиты
  • Программа государственных гарантий
  • Вакансии
  • Программа государственных гарантий 2024-25
  • Медицинская помощь
  • Антикоррупция
  • Для пациента
  • Защита персональных данных
  • Информация для граждан
  • Диспансеризация 2024
  • Важные перечни лекарственных препаратов
  • Медицинские страховые компании
  • Виртуальная приемная
  • История больницы
  • Больница тарихы
  • Рекламно-информационный материал разработанный Фондом поддержки детей, находящихся в трудной жизненной ситуации
  • Информация о беременности
  • Информация об аборте
Copyright © 2013-2025 Министерство информатизации и связи Республики Татарстан.