• Все учреждения
  • Запись к врачу
  • Поиск врача
  • Министерство здравоохранения РТ
Главная→ Медицинские учреждения по Республике Татарстан→ Городской округ Казань→ Детские поликлиники→  Детская городская поликлиника №2 Вахитовского района

Детская городская поликлиника №2 Вахитовского района

Хастаханә турында мәгълүмат

 

Хастаханә турында мәгълүмат

Тулы атамасы:

“Казан шәһәренең 2 нче номерлы балалар шифаханәсе” дәүләт автономияле

сәламәтлек саклау учреждениесе

Кыскача атамасы:

ДАССУ “ШБШ №2”

Сайт:

https://zdrav.tatar.ru/detpol2kaz/about

Электрон почта:

detpol2.kzn@tatar.ru

Кабул итү бүлмәсе телефоны:

+7(843)236-78-96

Шифаханәгә характеристика:

“Казан шәһәренең 2 нче номерлы балалар шифаханәсе” ДАССУ Вахитов

районы һәм Совет районының зур булмаган өлешендә яшәүче 18 яшькә

кадәрле булган балаларга медицина ярдәме күрсәтә.

Баш табибның гражданнарны кабул итү вакыты:

сишәмбе 14.00-18.00

Баш табибның дәвалау эше буенча урынбасарының халыкны кабул итү

вакыты:

сишәмбе 14.00-18.00

“Казан шәһәренең 2 нче номерлы балалар шифаханәсе” ДАССУ 2 бинага

урнашкан.

Казан шәһәре, Лейтенант Шмидт урамы, 30 нчы йортта:

- 2 педиатрия бүлеге, шул исәптән сәламәт бала кабинеты;

- белем бирү учреждениеләрендә балаларга һәм яшүсмерләргә медицина

ярдәме оештыруның 2 бүлеге;

- 10 урынлы көндезге стационар (урыннарның профиле – педиатрия);

- махсус ярдәм күрсәтү бүлеге: балалар хирургы, отоларинголог,

инфекционист, ортопед, аллерголог, балалар гинекологы, офтальмолог,

логопед, нефролог, медицина психологы, гастроэнтеролог, балалар

уролог-андрологы; шул исәптән шәһәр белгечләре: балалар психиатры,

невропатолог кардиоревматолог та кабул итә;

- хәрәкәт итү функцияләре чикле булган балаларга ярдәм күрсәтү

кабинеты;

- клиника-диагностика һәм биохимия лабораториясе;

- физиотерапия, шул исәптән галокамера һәм парафин белән дәвалау

кабинеты;

- дәвалау физкультурасы һәм массаж кабинеты;

- рентгенология кабинеты;

- ультратавыш диагностикасы кабинеты;

- эндоскопия кабинеты;

- махсуслаштырылган сөт ризыклары һәм катнашмалары тарату пункты.

Казан шәһәре, Дачная урамы, 7 нче йорт:

Әмәт бистәсе балалары өчен педиатрия участогы.

Шифаханә штатында 52 табиб һәм 78 шәфкать туташы. Барлык медицина

белгечләре дә сертификацияләнгән.

Шифаханә КДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы, балалардагы

йогышлы авырулар кафедрасы, КДМАның педиатрия кафедрасы һәм Казан

медицина колледжы өчен шифаханә педиатриясе курслары буенча база

булып тора.

“Гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре

программасы” нигезендә табибка кадәр беренчел ярдәм итү һәм табибның

беренчел медицина-санитария ярдәме территория-участок принцибы буенча

оештырыла.

Табиб-белгеч һәм участоктагы табиб-педиатрларның кабул итүе Татарстан

Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгының 2014 нче ел 26 нчы

маендагы 901 нче номерлы боерыгы нигезендә алдан электрон язылу буенча

алып барыла..

Табибка:

• Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы

www.uslugi.tatarstan.ru аша,

• сәламәтлек саклау учреждениеләрендә урнашкан электрон язылу

инфоматлары ярдәмендә,

• дәүләт учреждениеләрендә, сәүдә комплексларында урнашкан

“Электрон Татарстан” инфоматлары һ.б. ярдәмендә,

• шифаханә регистратурасы телефоннары буенча,

• шәхсән шифаханәгә мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.

Участоктагы табиб-педиатрларда һәм табиб-белгечләрдә гомумклиник һәм

биохимик анализларга язылырга, тикшеренү өчен талон алырга мөмкин.

Әгәр баланың хәрәкәт итү функцияләре чикле булса, табибны беренче

каттагы кабинетка чакыру өчен, шифахәнәнең регистратурасына мөрәҗәгать

итә аласыз. Шулай ук “Фильтр”дагы кресло-колясканы кулланырга мөмкин.

Адрес:

420097, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Вахитов районы. Шмидт

урамы, 30 нчы йорт.

Юл йөрү схемасы:

Төп бинага (Казан шәһәре, Лейтенант Шмидт урамы, 30):

- 1, 4, 25, 28а, 43, 54, 71, 74, 98 нчы автобуслар белән “Шмидт урамы”

тукталышына кадәр;

- 22, 30, 89, 90 нчы автобуслар белән “Вишневский урамы”

тукталышына кадәр;

- 10, 10а, 28, 35, 35а, 63, 74а, 83, 91 нчы автобуслар һәм 2, 3, 5, 7 нче

троллейбуслар белән “Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял

паркы” тукталышына кадәр.

2 нче номерлы балалар шифаханәсе “Булгар” кунакханәсе белән янәшә

урнашкан.

Филиалга (Казан шәһәре, Дачная урамы, 7 нче йорт)

- 2 нче автобус белән “Әмәт метро станциясе” тукталышына кадәр;

- метро белән “Әмәт” станциясенә кадәр.

  • Новости
  • О поликлинике
  • Хастаханә турында мәгълүмат
  • Расписание
  • Режим работы поликлиники
  • Контакты (регистратура)
  • Нормативные акты
  • Информация для специалистов
  • Информация для застрахованных
  • Информация для пациентов
  • Безвозмездное молочное питание
  • Диспансеризация
  • Оценка качества услуг
  • Платные услуги
  • Реквизиты
  • Вакансии
  • Уставные документы
  • Виртуальная приемная
  • Лекарственное обеспечение
  • Информационная Безопасность
  • Новая модель медицинской организации
  • Национальный проект «ЗДРАВООХРАНЕНИЕ»
  • Дружелюбная поликлиника
  • Вакцинопрофилактика и ЗОЖ
  • Профсоюз
  • Быть донором полезно и почетно!
  • Донор булу файдалы һәм мактаулы!
Copyright © 2013-2025 Министерство информатизации и связи Республики Татарстан.