Информационный стенд
Вы смогли записаться к врачу?
Информационные материалы по детскому телефону доверия
Информационные материалы по детскому телефону доверия
Предварительная запись к врачам
Уважаемые жители района!
Для посещения врача в амбулаторно-поликлинических учреждениях Республики Татарстан в целях уменьшения очередей, улучшения качества обслуживания пациентов, имеется возможность предварительно записаться на прием к врачу одним из следующих способов:
- Портал государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан
- Мобильное приложение "Услуги РТ"
- Терминалы государственных услуг
- Терминалы для записи к врачам (расположены на 1 этаже поликлиники ГАУЗ "Нурлатская ЦРБ")
Памятка для граждан о гарантиях бесплатного оказания медицинской помощи
Полисны алыштырырга кирәкме, поликлиникаларда түләүле хезмәтләр күрсәтергә тәкъдим итсәләр, ризалашыргамы, юкмы?
Редакциянең иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә шалтыратып, газета укучылар еш кына полисны алыштыруга һәм шәһәр поликлиникаларында медицина хезмәтләре күрсәтүгә кагыла торган сораулар бирә. Турыдан-туры линия кысаларында газета укучыларыбызның әнә шундый кайбер сорауларына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды филиалы белгечләре җавап бирде.
- Хәерле көн! Бу Надежда Васильевна. Норлат районында эшләгәндә медицина полисын мин «Чулпан-мед» иминият компаниясендә алган идем. Пенсиягә чыкканда миңа иминият компаниясен алыштырырга кирәк буламы?
Газета укучы соравына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды филиалы директоры АХАТ СИТДИК УЛЫ ХАФИЗОВ җавап бирә:
- 2011 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән Мәҗбүри медицина иминияте турындагы федераль закон нигезендә, граждан мөстәкыйль рәвештә иминият медицина оешмасын сайлап алырга яисә аны алыштырырга хокуклы. Россия гражданнарына 2011 елның 1 маеннан бирелгән полислар эштән азат ителгәндә яки эшкә урнашканда гамәлдә булудан туктамый һәм иминият медицина оешмасын алыштырганда яңадан рәсмиләштерелми - шул полисларга яңа иминият оешмасы турында мәгълүматлар кертелә генә. Шулай итеп, иминият компаниясен алыштырырга кирәкме, юкмы дигән сорауга сез үзегез җавап бирергә тиеш - моны елга бер тапкыр 1 ноябрьгә кадәр эшләргә була.
- Хәерле көн! Мин Чистай шәhәреннән Дания булам. Республикада кайберәүләрнең кәгазь полислар урынына электрон полислар алуы турында ишетеп беләм. Болай эшләү мәҗбүриме?
- Мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре буенча яңа (бердәм) үрнәктәге полислар кәгазьдә һәм электрон рәвештә (пластик карта) бирелергә мөмкин. Шул ук вакытта электрон полислар медицина мәгълүмат системалары аларны «укырга» әзер булган төбәкләрдә генә бирелә. Бердәм үрнәктәге полислар Россия территориясендә 2011 елның 1 маеннан бирелә башлады һәм Россия Федерациясе гражданнары өчен аларның гамәли вакыты чикләнми. А5 форматлы кәгазь бланк рәвешендәге полисы булган затларга аны алыштырырга кирәкми. Электрон полис яңа документ түгел, ул полис бланкының яңа формасы гына. Илдә яңа үрнәктәге бөтен кәгазь полисларны да электрон формадагыларына алыштыру үткәрелми, гамәлдә булган бердәм үрнәктәге кәгазь полисны граждан теләге буенча электрон полиска алыштыру закон нигезендә каралмаган.
Яңа медицина полисын, беренче чиратта, 2011 елның 1 маена кадәр бирелгән иске үрнәктәге полисларның хуҗаларына, шулай ук мәҗбүри медицина иминияте полисы бөтенләй булмаган затларга, мәсәлән, яңа туган балаларга, шәхси мәгълүматлары (фамилияләре, исемнәре, аталарының исемнәре) үзгәргән яки алар полиста дөрес күрсәтелмәгән затларга алырга кирәк. Полисны алу өчен Россия Федерациясенең балигъ булган гражданына шәхсән яки вәкиле аша (ышанычнамә нигезендә) Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче түбәндәге өч иминият компаниясенең берсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: җаваплылыгы чикләнгән "АК-БАРС-Мед" иминият компаниясе" җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән "Спасение" иминият медицина җәмгыяте" җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән "Чулпан-Мед" иминият медицина оешмасы" җәмгыяте.
- Сезне Любовь Николаевна менә нинди сорау белән борчый әле. Иске үрнәктәге полисымның гамәле 2010 елда чыкты. Миңа яшәү урынында урнашкан, полисым беркетелгән поликлиникада хезмәт күрсәтүдән баш тарта алалармы? Мин үзем култык таякларында йөрим. Минем өчен яңа полисны күрешемә алырга ярыймы?
- Мондый полисыгыз булса, районыгыз поликлиникасында сезгә түләүсез медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарта алмыйлар. Шулай булса да, якын арада бу полисыгызны яңасына алыштырырга кирәк. Моны сез шәхсән яисә үзегезнең вәкилегез аша, ә тәгаен сезнең очракка килгәндә, язма рәвештә рәсмиләштерелә торган ышанычнамә нигезендә күршегез аша эшли аласыз.
- Минем исемем Марат. Мин яшәү урынындагы поликлиника табиблары эшеннән канәгать түгел, шуңа күрә башка поликлиникага беркетелә аламмы?
Газаета укучы соравына иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау секторы консультанты ПРОНИЧЕВА СВЕТЛАНА КОНСТАНТИНОВНА җавап бирә:
- Әйе, беркетелә аласыз. Моның өчен үзегез сайлап алган медицина оешмасының баш табибы исеменә гариза язарга кирәк. Бу вакытта медицина оешмасы хезмәт күрсәтә торган зонадан читтә яшәүче гражданнарны участок табибларына беркетергә рөхсәт ителә. Беркетелгән кешеләр саны тәкъдим ителә торган нормативтан артып китә икән, поликлиника сезне беркетүдән баш тартырга да мөмкин. Шул ук вакытта, территориаль-участок принцибы буенча беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче медицина оешмасы гражданга аны фактта яшәгән урыны буенча беркетүдән баш тарта алмый.
- Исәнмесез! Сезгә Әлфия Илдус кызы шалтырата. Минем ирем - I төркем инвалиды, параличланган. Ул медицина ярдәме күрсәтү өчен медиклар чакырта аламы?
- Татарстан Республикасы территориясендә медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы нигезендә медицина ярдәме шул исәптән пациентларның мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итү (күчеп йөрү) мөмкинлеге булмаганда (чикләнгәндә) өйдә күрсәтелә. Табибны өйгә чакыру тәртибе һәм медицина ярдәмен өйдә күрсәтү медицина оешмасы эшчәнлегенең эчке кагыйдәләре белән җайга салына. Бу мәсьәләне хәл итү өчен сез учаток табибына яисә поликлиника җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә аласыз. Әгәр дә проблемалар килеп чыкса, сезгә мәҗбүри медицина иминияте полисын биргән иминият медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк («кайнар линия» телефоны полиста күрсәтелгән). Өйдә медицина ярдәме күрсәтү табиб чакыруны кабул иткән көндә авыруга медицина хезмәткәре тарафыннан хезмәт күрсәтүне һәм участок табибы билгеләве буенча табиб-белгечләрнең консультацияләрен үткәрүне күздә тота. Өйдә кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү мөрәҗәгать кергән минуттан алып ике сәгать эчендә гамәлгә ашырыла.
- Хәерле көн! Бу Татьяна. Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча мин медицина ярдәменең кайсы төрләрен бушлай алырга хокуклы?
- Иминләштерелгән затларның мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен бушлай алу хокуклары мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге федераль законнарда беркетелгән. Мәсәлән, стационарда, шул исәптән көндезге стационарда, поликлиникада медицина ярдәме, ашыгыч медицина ярдәме мәҗбүри медицина иминиятенең база программасы булып тора, аны күрсәтү полис буенча Россия Федерациясенең барлык субъектында да бушлай гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, стационарда, көндезге стационарда медицина ярдәме, ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәндә, поликлиникада кичектергесез халне җиңеләйткәндә дару препаратлары пациентка бушлай бирелергә тиеш. Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәменең кайсы төрләрен бушлай алып булу турында иминләштерелгән затларга мәгълүмат бирү иминият медицина оешмалары белгечләре компетенциясенә керә. Моның өчен мәҗбүри медицина иминияте полисын биргән иминият компаниясенең кайнар линиясенә яисә 8-800-200-51-51 телефоны буенча контакт-үзәккә шалтыратырга була. Әгәр дә пациентка медицина хезмәте күрсәткән өчен үз акчасын түләргә тәкъдим итәләр икән, аңа түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү турында шартнамәгә кул куйганчы, иминият вәкиленә шалтыратып, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү нигезле яисә нигезсез тәкъдим ителү турында ачыкларга кирәк.
Иминләштерелгән гражданнар хокуклары турында тулырак мәгълүматны www.fomsrt.ru сайтыннан яисә 8-800-200-51-51 телефоны буенча алырга була (Россиядән шалтырату бушлай).
Нужно ли менять полис и соглашаться на платные услуги в поликлиниках?
В общественную приемную редакции часто поступают звонки от читателей, касающиеся смены полиса и оказания медицинских услуг в городских поликлиниках. В рамках прямой линии специалисты Территориального фонда обязательного медицинского страхования РТ ответили на вопросы наших читателей.
- Добрый день! Это Надежда Васильевна. Работая в Нурлатском районе, получила медполис страховой компании «Чулпан-мед». Надо ли мне при выходе на пенсию менять страховую компанию?
На вопрос читателя отвечает директор филиала ТФОМС Республики Татарстан в г.Чистополь Хафизов Ахать Ситдикович:
- В соответствии с Федеральным законом об обязательном медицинском страховании, вступившим в силу с 1 января 2011 года, гражданин вправе самостоятельно выбрать страховую медицинскую организацию или поменять ее. Выданные с 1 мая 2011 года гражданам России полисы не прекращают действия при увольнении или трудоустройстве и не переоформляются при замене страховой медицинской организации - сведения о новой страховой принадлежности вносятся в имеющийся полис. Таким образом, заменить ли страховую компанию должны решить Вы сами - сделать это можно один раз в год до 1 ноября.
- Добрый день! Это Дания из Чистополя. Знаю, что сейчас некоторые жители республики получили электронные полисы взамен бумажных. Обязательно ли это делать?
- По Правилам обязательного медицинского страхования полисы нового (единого) образца могут выдаваться в бумажном и электронном виде (пластиковая карта). При этом электронные полисы выдаются лишь в регионах, в которых медицинские информационные системы готовы для их считывания. Полисы единого образца выдаются на территории России с 1 мая 2011 года и для граждан РФ являются бессрочными. Лицам, имеющим полис в виде бумажного бланка формата А5, менять ничего не нужно! Ведь электронный полис - это не новый документ, а всего лишь новая форма бланка полиса. В стране не ведется замена всех бумажных полисов нового образца на электронные, а замена действующего бумажного полиса единого образца на электронный по желанию гражданина законодательством не предусмотрена.
Получить новый медполис необходимо в первую очередь обладателям полисов старого образца, выданным до 1 мая 2011 года, а также лицам, у которых нет полиса ОМС, например, новорожденным, тем, у кого изменились персональные данные (ФИО) или они в полисе указаны ошибочно. Для получения полиса совершеннолетнему гражданину РФ необходимо лично или через представителя (на основании доверенности) обратиться в одну из трех страховых компаний, работающих в сфере ОМС РТ: ООО "СК "АК-БАРС-Мед", ООО "СМО "Спасение", ООО СМО "Чулпан-Мед".
- Вас беспокоит Любовь Николаевна по такому вопросу. Срок действия полиса старого образца закончился в 2010 году. Вправе ли отказать мне в обслуживании в поликлинике по месту жительства, куда прикреплен полис? Передвигаюсь на костылях. Может ли моя соседка получить новый полис за меня?
- Отказать вам в оказании бесплатной медицинской помощи по такому полису в вашей районной поликлинике не вправе. Вместе с тем вам нужно в ближайшее время заменить этот полис на новый. Сделать это можно лично или через своего представителя, в этом случае через вашу соседку, на основании доверенности, которая оформляется в простой письменной форме.
- Меня зовут Марат. Я не доволен врачами, работающими в поликлинике по месту жительства. Могу ли я прикрепиться к другой?
На вопрос читателя отвечает консультант сектора защиты прав застрахованных граждан Проничева Светлана Константиновна:
- Да, можете. Для этого надо написать заявление на имя главного врача выбранной медицинской организации. При этом допускается прикрепление граждан, проживающих вне зоны обслуживания медорганизации, к участковым врачам. Если численность прикрепленных превышает рекомендованный норматив, то поликлиника может отказать вам в прикреплении. В то же время медицинская организация, оказывающая первичную медико-санитарную помощь по территориально-участковому принципу, не вправе отказать гражданину в прикреплении по месту его фактического проживания.
- Здравствуйте! Это звонит Альфия Ильдусовна. Мой муж - инвалид I группы, парализован. Имеет ли он право на вызов медиков для оказания медицинской помощи?
- В соответствии с программой государственных гарантий бесплатного оказания медицинской помощи на территории Республики Татарстан медицинская помощь на дому оказывается в том числе при невозможности (ограниченности) пациентов к самостоятельному обращению (передвижению). Порядок вызова врача на дом и оказание медпомощи на дому регламентируются внутренними правилами работы медицинской организации. Для решения этого вопроса вы можете обратиться к участковому врачу или руководству поликлиники. А при возникновении проблем - в страховую медицинскую организацию, выдавшую полис ОМС (телефон «горячей линии» указан в полисе). Оказание медпомощи на дому предусматривает обслуживание вызова медработником в день приема вызова и проведение консультаций врачами-специалистами по назначению участкового врача. Неотложная медицинская помощь на дому осуществляется в течение двух часов с момента поступления обращения.
- Добрый день! Это Татьяна. Какие виды медпомощи я могу получить бесплатно по полису ОМС?
- Права застрахованных на получение медпомощи бесплатно по полису ОМС закреплены Федеральным законодательством в сфере ОМС. Так, медицинская помощь в стационаре, в том числе и дневном, поликлинике, скорая медицинская помощь являются базовой программой ОМС и ее оказание осуществляется бесплатно по полису в любом субъекте РФ. Кроме того, лекарственные препараты при оказании медпомощи в стационаре, дневном стационаре, скорой медицинской помощи, для снятия неотложного состояния в поликлинике должны предоставляться пациенту бесплатно. Информирование застрахованных лиц о том, какую медицинскую помощь можно получить бесплатно по полису ОМС, в компетенции специалистов страховых медицинских организаций. Для этого можно позвонить на горячую линию страховой компании, которая выдала полис ОМС, либо в контакт-центр по тел. 8-800-200-51-51. То есть если пациенту предлагают оплатить медуслуги за счет личных средств, прежде чем подписывать договор об оказании платных медуслуг, нужно позвонить страховому представителю и уточнить, обоснованно или необоснованно предлагаются платные медицинские услуги.
Подробную информацию о правах застрахованных граждан можно получить на сайте www.fomsrt.ru или по тел. 8-800-200-51-51 (звонок из России бесплатный).