История медицинской организации
История медицинской организации
Первая земская больница на территории Балтасинского района – Ципьинская участковая больница Вятской губернии Малмыжского уезда Ципьинской волости основана в 1890 году.
В 1892 году появилось первое здание больницы на 5 коек при доме Платонова. Только в 1902 году Малмыжская земская управа построила новое здание для больницы. Оно было рассчитано на 20 койко – мест. Врачи появились не сразу. Сначала врач приезжал 1 раз в неделю из Малмыжа. Первыми сотрудниками больницы стали фельдшеры Михаил Иванович Волков, А.И. Чутаевский, М.И. Рунасова. В 1908 году приехал врач А.Г. Никулин.
В послевоенные годы история Ципьинской больницы связана с именем хирурга Николая Константиновича Родосского. Он – участник Великой Отечественной войны, имел тяжелую контузию. В 1946 году уволен в отставку в звании майора медицинской службы. Имел награды – орден Красной Звезды и 4 медали. С февраля 1947 года до конца 1963 года работал врачом – хирургом Ципьинской участковой больницы.
В 1969 году получил почетное звание «Заслуженный врач РСФСР». В 1967 году удостоен высшей награды Общества Красного Креста и Красного Полумесяца, а к 100-летию В.И. Ленина – медали «За доблестный труд». Вместе с Н.К. Родосским работала его жена Ольга Павловна.
С 1960 года по 2015 год главными врачами Ципьинской участковой больницы работали Р.Л. Нурмухаметов, Г.А. Шагеев, А.Д. Горячкин, Р.Ш. Сафин, А.Г. Гимранова, А.Г. Дремасов, В.Б. Зиатдинов, Г.Д. Давлиев, И.М. Фазлыев.
В 2001 году построено новое современное здание больницы.
В 2017 году Ципьинская участковая больница преобразована в Ципьинскую врачебную амбулаторию. Заведует амбулаторией Закирова Р.Н.
В селе Балтаси первое медицинское учреждение создано в 1931 году, после образования Балтасинского района. Оно состояло из небольшого стационара и амбулатории. Около основного здания построили хозяйственные помещения: конюшню, прачечную, дом для врачей.
Больница была рассчитана на 35 коек.
Одним из первых сотрудников Балтасинской районной больницы был В.М. Диваков. Он работал фельдшером в 1931 – 1932 годы. В 1938 году закончил Казанский медицинский институт. В 1967 – 1980 годы работал дерматовенерологом ЦРБ.
Первыми врачами Балтасинской районной больницы стали Р.Д. Ибакова (работала главным врачом и врачом – окулистом с 1937 года) и Х.Н. Камалова (врач – хирург с 1938 года). Обе были призваны в действующую армию в самом начале Великой Отечественной войны и обе погибли.
Во время войны районную больницу возглавляла врач Шнейдрис, работали врачи Р. Салихова, М.З. Галимова. Последняя работала акушером – гинекологом, завоевала большой авторитет среди населения. Она проработала в больнице до 1962 года.
После войны до 1954 года больницей руководила С.Д. Валиева. С 1954 по 1963 год главным врачом района был Б.В. Галиуллин.
В 60-е годы здравоохранение района возглавляли Р.Л. Нурмухаметов (1963-1965гг), Р.С. Мухутдинов (1965-1967гг), Ф.М. Хайруллин (1967-1969гг).
В 1964 году больнице передано двухэтажное деревянное здание в центре села. Там развернули хирургическое, детское, терапевтическое, родильное отделения, рентгенологический и физиотерапевтический кабинеты. В другом здании размещались детская и женская консультации. В старом здании был организован противотуберкулезный диспансер.
С 1969 года по 1985 год больницу возглавлял В.М. Гордеев. В 1979 году началось строительство нового комплекса зданий Балтасинской ЦРБ. В ноябре 1983 года он был введен в эксплуатацию, что позволило существенно улучшить материально – техническую базу больницы, поднять на новый уровень условия оказания медицинской помощи населению.
С 1985 года по 1990 год Балтасинской ЦРБ руководил В.Б. Зиатдинов.
С 1990 года по нынешний день систему здравоохранения района возглавляет Г.Д. Давлиев.
В 2011- 2013 годы в центральной районной больнице был проведен капитальный ремонт.
В 2013 – 2016 годы капитально отремонтированы Ципьинская, Янгуловская, Карелинская врачебные амбулатории.
С 2012 года по 2021 год построены новые модульные фельдшерско – акушерские пункты в 14 населенных пунктах, 36 ФАПов капитально отремонтированы.
Медицина оешмасы тарихы
Балтач районы җирлегендә беренче земство хастаханәсе Чепья авылында булдырыла. Чепья ул вакытта Вятка губернасы, Малмыж өязде, Чепья волосте үзәге.
1892 елда хастаханә өчен Платонов йорты янында 5 ятак – урынлы янкорма төзелә. Фәкать 1902 елда Малмыж земство идарәсе хастаханә өчен махсус яңа бина төзетә. Бу агач бина 20 ятак – урынга исәпләнгән була.
Чепьяда ул вакытта төпләнеп эшләүче табиблар булмый әле. Беренче табиб атнага 1 тапкыр Малмыждан килеп эшләп йөри.
Хастаханәнең беренче фельдшерлары М.И. Волков, А.И. Чутаевский, М.И. Рунасова була. 1908 елдан Чепьяда табиб Александр Гаврилович Никулин эшли башлый.
Сугыштан соңгы еллардагы Чепья участок хастаханәсенең тарихы табиб – хирург Николай Константинович Родосский исеме белән бәйле. Ул Бөек Ватан сугышында катнаша, хәрби табиб буларак сугышның ахырына кадәр сафта була. Медицина майоры Н.К. Родосский Кызыл йолдыз ордены, сугышчан медальләр белән бүләкләнә. 1947 – 1963 елларда Чепья участок хастаханәсендә баш табиб һәм табиб – хирург булып эшли. Бу легендар табибны җирле халык бик хөрмәт итә. 1969 елда аңа “РСФСРның атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелә. 1967 елда Кызыл Хан җәмгыятенең иң югары бүләгенә лаек була, В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.
1960 елдан 2015 елга кадәр Чепья участок хастаханәсенең баш табиблары булып Р.Л. Нурмөхәммәтов, Г.А. Шагеев, А.Д. Горячкин, Р.Ш. Сафин, А.Г. Гимранова, А.Г. Дремасов, В.Б. Зиятдинов, Г.Д. Давлиев, И.М. Фазлыевлар эшләде.
2001 елда Чепья участок хастаханәсенең заманча ике катлы бинасы төзелә.
2017 елда Чепья участок хастаханәсе Чепья табиблык амбулаториясе итеп үзгәртелә. Амбулаториянең мөдире итеп Р.Н. Закирова билгеләнә.
Балтачның үзендә беренче хастаханә 1931 елда, Балтач районы оештырылганнан соң булдырыла. Ул зур булмаган стационардан һәм амбулаториядан тора. Төп бина янында хуҗалык өчен кирәкле ат абзары, кер юу өчен корылма, табиблар яшәр өчен йорт төзелә. Хастаханә 35 ятак – урынга исәпләнгән була.
Балтач район хастаханәсенең иң беренче хезмәткәрләренең берсе В.М. Диваков була. Ул 1931 – 1932 елларда фельдшер булып эшли. 1938 елда Казан медицина институтын тәмамлый. 1967 – 1980 елларда дерматовенеролог булып эшли.
Балтач район хастаханәсенең беренче табибәләре Р.Д. Ибакова (1937 елдан баш табиб һәм табиб – окулист), Х.Н. Камалова (1938 елдан табиб – хирург) була. Бөек Ватан сугышы башлангач та икесе дә фронтка китә, икесе дә кире әйләнеп кайтмый, батырларча һәлак була.
Бөек Ватан сугышы елларында баш табиб булып Шнейдрис фамилияле табиб эшли. Аның белән бер вакытта табибәләр Р.Салихова, М.З. Галимовалар хезмәт куя. М.З. Галимова акушер – гинеколог булып эшли, фидакарьлеге, халык сәламәтлеген кайгыртып намус белән хезмәт итүе аңа халык арасында зур абруй һәм ихтирам китерә.
Сугыштан соң 1954 елга кадәр хастаханәдә баш табиб – С.Д. Вәлиева. 1954 елдан 1963 елга кадәр хастаханәне Б.В. Галиуллин җитәкли. 1963 – 1965 елларда Р.Л. Нурмухаметов, 1965 – 1967 елларда Р.С. Мөхетдинов, 1967 – 1969 елларда Ф.М. Хайруллин районның баш табибы булып эшлиләр.
1964 елда хастаханә өчен ике катлы агач бина бирелә. Бу бина Балтачның үзәгендә урнашкан. Анда хирургия, терапия, балалар дәвалау бүлеге, бала тудыру бүлеге, рентген һәм физиотерапия кабинетлары күчерелә. Икенче агач бинада балалар консультациясе һәм балалар консультациясе урнаша. Больницаның элекке бинасында туберкулез белән авыручыларны дәвалау диспансеры ачыла.
1969 елдан 1985 елга кадәр район хастаханәсен В.И. Гордеев җитәкли. 1979 елда Балтач үзәк район хастаханәсенең яңа биналары комплексын төзү башлана. 1983 елның нояберендә яңа бина файдалануга тапшырыла. Халыкка медицина ярдәме күрсәтү яңа баскычка күтәрелә.
1985 елдан 1990 елга кадәр Балтач үзәк район хастаханәсендә баш табиб булып В.Б. Зиатдинов эшли.
1990 елдан хәзергәчә районның сәламәтлек саклау өлкәсен Г.Д. Давлиев җитәкли.
2011 – 2013 елларда үзәк район хастаханәсендә масштаблы капиталь ремонт үткәрелде. Хастаханә яңа медицина җиһазлары белән җиһазландырылды.
2013 – 2016 елларда Чепья, Яңгул, Кариле табиблык амбулаторияләрендә капиталь ремонт үткәрелде.
2012 елдан 2021 елга кадәр 14 авыл җирлегендә яңа модульле ФАПлар төзелде, 36 ФАПта капиталь ремонт үткәрелде.