Профилактика
КЫШКЫ ЧОРДА ҖӘРӘХӘТЛӘНҮНЕ КИСӘТҮ
Кыш җитү белән һәм беренче кар төшү белән медицина оешмаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итү очраклары 2-3 тапкырга арта. Шуның белән бәйле рәвештә, кышкы чорда кешеләрнең җәрәхәтләнүен һәм үлүен кисәтү һәм булдырмау максатыннан Әтнә район үзәк хастаханәсе халыкка куркынычсызлыкны тәэмин итү, бозлавык вакытында җәрәхәтләнүләрне кисәтү өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.
Кышкы җәрәхәтләнүнең еш сәбәпләре ашыгу һәм игътибарсызлык. Кеше ашыкканда, кар белән капланган бозны гына түгел, бәлки ачык күренеп торган бозны да исәпкә алмаска мөмкин. Чистартылмаган кар, бозлавык, казылмалар, чокырлар, тротуардагы тигезсезлекләр - имгәнү куркынычы тудыра торган төп тышкы шартлар.
Имгәнү, җәрәхәтләнү ихтималын киметү өчен кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
• ашыкмый, аякларны тез турыннан азрак чүгеп һәм бөтен табан астына басып йөрергә;
• йөргәндә кулларны кесәдә тотмаска;
* тайган очракта, тәнне җыеп өлгерегә кирәк (иякне күкрәккә кысырга, мускулларны катырырга, алга егылганда терсәктән бөгелгән кулларга йомшак таянырга);
• иң яхшысы-ян-якка егылырга, туралган кулларга егылырга кирәкми;
• тәүлекнең караңгы вакытында, бик салкын һава торышында, кар һәм тайгак булганда өйдән чыкмаска кирәк; өлкән яшьтәге кешеләргә кул таягы белән файдалану яки якыннары озатып бару дөрес булыр, бигрәк тә урам аркылы чыкканда, баскычтан төшкәндә һәм аның буенча күтәрелгәндә;
* бозлавык вакытында машина юлыннан ераграк булыгыз һәм аны һич кенә дә йөгереп чыкмагыз! Тайгакта автомобильләрнең тормоз юлы шактый арта.
Егылудан сакланып кала алмасагыз, түбәндәге симптомнар барлыкка килүенә игътибар итәргә кирәк: кулда яки аякта кискен авырту барлыкка килү, буынның «шешләре» барлыкка килү, баш авырту, баш әйләнеш барлыкка килү. Бу очракларда кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегездә тотыгыз, өлкән яшьтә хәтта кечкенә бәрелү дә сыну китереп чыгарырга мөмкин. Бу скелетның яшь үзенчәлекләре белән бәйле (артык эреләнүчәнлек, мускуллар каркасының аз сыгылмалыгы). Еш кына имгәнүләр катлаулы була һәм айлар буе дәвалана (бот, умыртка сөяге сынулары).
Кыш көне боз сөңгеләре һәм түбәләрдән кар төшергә мөмкин, бу бигрәк тә һава температурасы үзгәреп торган очракта актуаль. Куркыныч зонага эләккәндә, кеше бик авыр җәрәхәтләр ала һәм хәтта һәлак бул. Боз сөңгеләре ешрак су улаклары өстендә барлыкка килә, шуңа күрә йортларның фасадлары аеруча куркыныч. Аларны читләтеп үтәргә һәм анда кар, су сөнгеләре барлыгы турында бина хезмәткәрләренә хәбәр итәргә була.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, егылуларны һәм аларның нәтиҗәләрен кисәтү чарасы булып тренировкалар һәм физкультура белән шөгыльләнү тора. Егылу, гадәттә, көтмәгәндә килеп чыга, ә көтелмәгән хәлгә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче кеше тизрәк реакция бирә.
Кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнгәндә налокотниклар, наколенниклар, шлемалар файдаланыгыз. Үз балагызны чаңгыда, тимераякта һәм чанада куркынычсыз шуарга өйрәтегез. Өлкәннәр балага беренче ярдәм күрсәтә белергә тиеш. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында күп кенә пиротехник эшләнмәләр куллану нәтиҗәсендә имгәнүләр алу ихтималыннан да кисәтәсе килә.
Кышкы чорда җәрәхәтләнүне кисәтүнең төп ысулы-тротуар һәм юллар буйлап хәрәкәт иткәндә, күперләр чыкканда, бигрәк тә кар көртләре һәм бозлавык булганда карап йөрү һәм сак булу. Һава шартларына туры килгән өс һәм аяк киемнәрен сайлап алу мөһим. Кышкы спорт төрләре һәм уеннар белән шөгыльләнгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, балаларны караучысыз калдырмаска. Транспорт йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юл тирәсендәге җәяүлеләрне күзәтергә, тизлек режимын сакларга һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да игътибар итәргә тиеш.
Әтнә район үзәк хастаханәсе искәртә: игътибарлылык һәм саклык җәрәхәтләнүне кисәтүче чаралар. Шуңа күрә, урамда «плюс» белән «минус» алышынган көннәрдә һәр адымны бәяләргә кирәк! Сәламәтлекне кайтаруга караганда, җәрәхәтләрне кисәтү җиңелрәк.
Имгәнүләр һәм җәрәхәтләр алганда, беренчел медицина ярдәме артыннан түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итә аласыз:
Ашыгыч медицина ярдәме телефоны: 884369 22105
1. Большая Атня, ул. Пролетарская д.1 (ГАУЗ «Атнинская ЦРБ»)
2. Айшияз, ул.Куйбышева, 8
3. Бахтаче, ул.Советская, 16
4. Бахтияр, ул.Искра, 13
5. Большие Берези, ул.Большая, 37а
6. Большой Менгер, ул.Советская, 8
7. Верхняя Серда, ул.Узяк, 17
8. Верхний Куюк, ул.Тукая, 90
9. Дусюм, ул.Ш.Камал, 48
10. Ислейтар, ул.К.Маркса, 2а
11. Кзыл-Утар, ул.Ленина, 4
12. Ключи-Сап, ул.Тукая, 72
13. Коморгузя, ул.Комсомольская, 12
14. Кошар, ул.Татарстан, 54
15. Кубян, ул.Школьная, 8
16. Кулле-Кими, ул.Кирова, 1а
17. Кунгер, ул.Советская, 33
18. Кшклово, ул.Татарстан, 7
19. Нижняя Береске, ул.Чишмяле, 16
20. Нижний Куюк, ул.Татарстан, 71а
21. Новые Шаши, ул.Молодежная, 13
22. Новая Юльба, ул.Центральная, 25
23. Нуртяк, ул.Дружбы, 67
24. Старый Менгер, ул.Октябрьская, 26
25. Таш-Чишма, ул.М.Горького, 17
26. Чембулат, ул.Мира, 20
27. Новый Шимбер, ул.Тукая, 27
28. Большая Шухата, ул.Большая, 13а
ҮЗЕҢНЕ ҺӘМ ЯКЫННАРЫҢНЫ САЛКЫН ТИЮДӘН НИЧЕК САКЛАРГА?
Беренче карашка, суык тию куркыныч түгел, әмма, әгәр дә аны дәваламасан, ул башка органнарга һәм органнар системасы эшчәнлегенә зыян салырга мөмкин. Авыруларның азган формалары тормыш дәрәҗәсен киметә, ә кайвакыт кыска вакыт эчендә инвалидлык сәбәбе була. Шуның белән бәйле рәвештә, Әтнә районы үзәк хастаханәсе кышкы чорда салкын тиюдән һәм башка авырулардан үзеңне саклап калу өчен түбәндәге профилактик киңәшнамәләрне үтәргә өнди.
Һава торышы буенча киенергә. Өйдән чыгыр алдыннан һава торышын карарга һәм сезнең өчен уңайлы (артык эссе һәм салкын булмаган) кием киенергә кирәк. Аяк киеме корылык һәм җылы белән тәэмин итәргә тиеш.
Гигиена кагыйдәләрен үтәгез. Кулларны ешрак юыгыз-микроблар сез тигән бөтен җирдә кала. Бигрәк тә җәмәгать транспортыннан соң кулларны юарга кирәк.
Борынны юдыру (бигрәк тә урамга чыгып кергәннән соң). Бу салкын тию авыруларыннан саклауның иң нәтиҗәле ысулы, чөнки ОРВИ кузгатучылар һава-тамчы юлы белән күчә һәм лайлакка утыра.
Торагыгызны даими җилләтегез. Бинаны иң кимендә 15 минут җилләтергә кирәк.
Даими рәвештә эш урынында җыештыру эшләре башкарыгыз, сез һәм сезнең хезмәттәшләрегез еш файдалана торган барлык әйберләрне сөртеп торыгыз.
Рационыгызга түбәндәге ризыкларны кертегез:
- Имбирь-башланган салкын тиюне туктата һәм чирләрне тоткарлый.
- Бал-микроблар һәм вируслар белән көрәшә. Бигрәк тә лимон һәм чәй белән нәтиҗәле.
- Кызгылт-сары яшелчәләр - альфа һәм бета-каротин, лютеин, иммунитетны ныгыта торган А витаминына үзгәрүче матдәләр күп.
- Диңгез балыгы-Д витамины чыганагы, ул шулай ук чикләвекләрдә һәм үсемлек майларында бар.
- Суган һәм сарымсак.
- Витаминнар-иммун системасын ныгытучы А һәм С витаминнарын эчегез.
Медицина битлеге киеп йөрегез. Ул 100 % сакламый, әмма авыру йогу куркынычын киметә, вирус юлында механик барьер буларак кулланыла.
Медицина битлеген ничек кияргә?
Аның тәэсире 3 сәгатьтән артык бармый. Кулланганнан соң ташларга кирәк. Битлек биттә мөмкин кадәр тыгыз торырга тиеш, борынны тулаем ябуы кирәк.
Кешеләр җыелган урыннарны читләп йөрергә тырышыгыз. Әйтик, кинотеатрлар, дискотекалар, сәүдә үзәкләре, җәмәгать транспорты кебек урыннарда булмаска тырышыгыз.
Авыру кешеләр белән аралашудан сакланыгыз.
Үзегезне саклагыз! Артык физик йөкләнешләр, туңу, җил дә организмның сәламәтлеген какшата.
Ничек башка кешеләргә авыру йоктырмаска?
Әгәр авырсагыз, врач күрсәтмәләрен үтәгез. Өй шартларында дәваланырга тырышыгыз. Температура, йөткерү, тамак авырту — берничә көн өйдә калырга сәбәп булып тора. Әгәр дә сез эш мөһимрәк дип уйласагыз — хезмәттәшләрегез турында искә төшерегез, чөнки бер авыру кеше генә дә офисның яртысына чир йоктыра ала!
Тулы дәвалауны үз эченә алырга тиешле пунктлар:
- сулыш юлларында булган шешенүне бетерү —борынны махсус тамчылар белән юдыру (тозлы җылымса су);
- югары температураны төшерү (ләкин тән температурасы 38,5° тән югары булса гына);
- авыртуны баса торган дарулар кабул итү;
- җитәрлек йокы һәм яхшы туклану тизрәк терелү өчен бик мөһим;
- күп итеп эчәргә кирәк-бу чара организмнан вируслар һәм токсиннар чыгарырга ярдәм итә;
- витаминнар куллану — беренче чиратта аскорбин кислотасы кирәк, ул иммун системасын ныгытырга ярдәм итә, вирусларның канга үтеп керүенә комачаулый. С витамины кивида, цитрусларда, тозлы кәбестәдә һәм карлыганда бик күп. Шулай ук салкын тию вакытында А һәм Е витаминнары да файдалы;
- җәмәгать урыннарында медицина битлеге кию зарур.
Әлбәттә, профилактик киңәшнамәләр, санитар-эпидемия чаралары авыруларны тулысынча «туктата» алмый, ләкин авыруның санын күпкә киметә.
Сезгә ныклы сәламәтлек теләп Әтнә үзәк район хастаханәсе.